Windows'тагы "Ярдәм+киңәшләр" кушымтасы ярдәмендә Windows 8.1 белән эшләү нигезләрен өйрәнегез. Башлау экраны, төрле бүлекләргә күчү, эзләү, OneDrive болыт саклагычын куллану һәм башкалар турында күбрәк мәгълүмат алыгыз. Анимацияле видеолар ярдәмендә гамәлләрне сенсор яки тычкан ярдәмендә башкару рәвеше күрсәтелә. Кирәк булса, күбрәк мәгълүмат яки ярдәм алу өчен, кушымтаның үзеннән үк Windows.com сайтында эзләгез яки эчке сылтамаларның берсенә чирттерегез.